9 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең актлар залында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Муса Җәлил исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе вәкилләре белән очрашты. Әлеге чара дөньякүләм танылган галим, хокук яклаучы Андрей Дмитриевич Сахаров биографиясенә багышланган иде, 2021 елның маенда аның тууына 100 ел тулу билгеләп үтеләчәк.
Тамашачылар игътибарына бу үзенчәлекле, гаҗәеп кешенең тормышында аеруча әһәмиятле мизгелләрне чагылдырган фото һәм видеоархивлар тәкъдим ителде, Андрей Дмитриевич беренче совет водород бомбасын булдыручыларның берсе, җәмәгать эшлеклесе, диссидент һәм хокук яклаучы иде.
Үзәк хезмәткәрләре совет галиме-физигы, өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, Сталин һәм Ленин премияләре лауреаты булган, ләкин үзенең советка каршы сүзләре өчен барлык бүләкләрдән, премияләрдән мәхрүм ителгән һәм тормыш иптәше белән Мәскәүдән Горький шәһәренә сөрелгән Андрей Дмитриевич Сахаров тормышы турында лекцияне зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул башкалага КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре итеп М.С. Горбачев сайланганнан соң кайта ала.
Шулай ук А.Д. Сахаровның СССР халык депутаты буларак илнең сәяси тормышына зур өлеш кертүен, башка парламентарийларның аңа карата ачыктан-ачык дошманнарча мөнәсәсбәтенә карамастан, үз карашларын кыю рәвештә яклап утырышларда чыгыш ясавын искә төшерделәр.
Кемдәдер Андрей Дмитриевич Сахаров илнең атом щитын булдырырга ярдәм иткән танылган галим, кемдәдер совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүгә каршы чыккан хокук яклаучы, Нобель премиясе лауреаты буларак хәтерендә калган, әмма аның исеме, һичшиксез, илебез белән тыгыз бәйләнгән һәм ул – аның тарихының бер өлеше булган кеше.