Инде тиздән яңа ел. Бу вакытта чын могжизалар була. Җәлил интернат-йортында белгечләр: хезмәт буенча инструктор, тәрбияче һәм культурорганизатор Яңа ел чаралары үткәрү өчен бинаны әзерләделәр. Бәйрәм чыршылары куелды, яңа ел бизәкләре тәрәзәләргэ, диварларга һәм түшәмнәргэ элденде.
Белгечләр әби - бабайлар белән бергә кар бөртекләрен кистеләр, төрле техникаларда чыршылар ясадылар, рәсем ясадылар, буядылар, ташландык материалдан Яңа ел символын ясадылар. Социаль хезмәт алучылар белгечләр җитәкчелегендә үз бүлмәләрен матурладылар. Холлдагы гаҗәеп матур чыршылар, интернат-йорт хезмәткәрләре ясаган Яңа ел композицияләре күңел күтәренкелеге, җылылык һәм бәйрәм кәефе тудырды.