Тыл хезмәтчәне Кумешбаева Даирә Кумешбаевна 1932 елның 11 августында Хансверкино авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш башланганда аңа 9 яшь була. 1941 елда әтине фронтка алалар. Сугыш вакытында сыйныф белән бергә кыш көне суыкта мәктәпне җылыту өчен, урманга утын әзерләргә йөрдек. Җәй көне басуда эшләдек, бәрәңге утадык, уңыш җыярга булыштык. Сугыштан соң әти фронттан әйләнеп кайтты, ул бөтен сугышны үтеп, Кенисбергка кадәр барып җиткән.
Сугыштан соң Даирә Кумешбаевна «Хансверкино» совхозына сыер савучы булып эшкә урнаша, анда пенсиягә кадәр эшли.
--