Осталар шәһәре

2020 елның 11 декабре, җомга

Осталар шәһәре

 

Инвалидлар декадасы ябылу кысасында 11 декабрь көнне Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге   педагоглары тернәкләнүчеләрне   «Осталар шәһәре»нә чакырдылар.

Балаларга декоратив-гамәли һәм сәнгать иҗатының төрле техникалары белән танышу, үзләренең иҗади потенциалын күрсәтү, шулай ук халык традицияләре турында белемнәрен киңәйтү мөмкинлеге бирелде.

Бәйрәм импровизация куелышыннан башланды, поездда балалар Ярминкәгә киттеләр. Ә, билгеле булганча, ярминкәләрдә сату-алу белән генә чикләнмичә, күңел ачалар, бииләр, тәҗрибә уртаклашалар.

“ Юлда” балалар гжель һәм хохлома халык рәсемнәре белән таныштылар. Рәсемле кашыкларда уйнадылар һәм яулык белән биедләр. Артемий Мельников «бернәрсә дә үзеннән-үзе чыкмый» һәм “нәрсә дә булса килеп чыксын өчен тырышырга кирәк” дигән шигырь сөйләде.

"Осталар шәһәренә" килгән балалар педагоглар җитәкчелегендә декоратив-гамәли иҗатның төрле техникаларын үзләштерделәр: 3Д ручка тылсымын, бисердан Яңа ел шедеврларын, әкияти акварель рәсемнәрне һәм искиткеч балчык чыршысын булдырдылар, шулай ук киләсе ел символы – төсле кәгазьдән үгезне ясадылар. “Авыр бөек хезмәтләре” өчен барлык балалар да СО НКО «Инклюзивная среда» волонтерларыннан   бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International