10.12.2020 ел. Тәрбияче Лесагина Ю. А. тәрбияләнүчеләр белән «Нәрсә ул хокук һәм без алар турында нәрсә беләбез» дигән темага әңгәмә үткәрде. Максат: балаларның төп хокуклары турында белемнәрен гомумиләштерергә, «хокук» һәм «бурычлар» төшенчәләрен аерырга, хокукларның һәм бурычларның бердәмлеген күрсәтергә.
Әңгәмә барышында бала хокуклары турында Конвенциядә язылган балаларның хокуклары каралды, укытучы һәм укучылар, ата-аналар һәм балалар арасында китерелгән кечкенә генә сценкалар аша тормыш хәлләре турында фикер алыштылар, Тәрбияләнүчеләр үз хокукларын гына түгел, бурычларын да белү мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки башка балаларның да шундый ук хокуклары бар һәм аларны хөрмәт итәргә кирәк.