Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге булу бүлегенең хезмәт инструкторы Сафия Ганиева социаль хезмәт алучылар өчен инвалидлар Декадасы кысаларында шашка турниры үткәрде.
Уеннын максаты: интеллектуаль үсеш өчен шартлар тудыру.
Турнир башында катнашучылар уенның иң борынгы уеннарның берсе икәнен белделәр. Беренче шашкаларның борынгы Мисырда барлыкка килүе билгеле.Соңыннан бу уен бөтен дөнья буйлап таралган.
Русиягә уен 10нчы гасырда килеп керә һәм безнең халык тормышында киң урын ала. Шашкаларны төрле материаллардан: пыяла,сөяктән, балчыктан ясыйлар. Император Петр 1 да шашкалар уйнарга яраткан. Русиядә шашкалар тавлия дип аталган.
Соңыннан белгеч уен кагыйдәләре буенча викторина үткәрде. Уен нәтижәсендә жиңүчеләрне билгеләделәр. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Социаль хезмәт алучылар мондый чаралар берләштерә,үз казанышларыңны күрергә һәм үз -үзеңә ышанычны ныгытуда ярдәм итә дигән фикергә килделәр.
Чарада алты кеше катнашты.