14 декабрь көнне Р.Ш.Фәрдиев исемендәге паркта “үзенчәлекле” балалар өчен Яшьләр эшләре идарәсе һәм “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре хәйрия фотосессиясе оештырдылар. Фотосессия Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар кысаларында узды.
Әлеге чараның максаты булып балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү торды. Салкын һава торышы булуга да карамастан, фоторәсемнәрдән гаилә җылысы бөркелде.Нәтиҗәдә бәйрәмчә, яңа ел рухы белән сугарылган фотолар барлыкка килде. Балалар һәм ата-аналарның гомуми эмоциональ фоны һәм кәефе артты.