2020 елның 14 декабрендә «Кайгырту» приютында тәрбияче Якупова В. Т. мәктәп яшендәге 13 кеше белән «Татарстан композиторлары балаларга» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде. (ТАССРның 100 еллыгы)
Максат: Татарстан композиторлары турында белемнәрне системага салырга, ныгытырга һәм гомумиләштерергә.
Бурычлар: татар композиторларының биографиясе һәм иҗаты буенча белемнәрен ныгыту.
Толерантлык һәм башка халыклар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү. Татар халкының мәдәнияте белән кызыксыну уяту, туган як музыкасына мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес татар профессиональ музыкасының чишмә башы, милли гореф-гадәтләрнең, фольклорның, мәдәниятнең әһәмияте турында мәгълүмат белән башланып китте. Балалар Мансур Мозаффаров, Резедә Ахиярова һәм Татарстанның күп кенә танылган композиторларының әсәрләрен тыңладылар. Чара татар профессиональ музыкасына нигез салучылар һәм Татарстанның гамәлдәге композиторлары турында матур презентация белән үрелеп барды. Татарстанның танылган композиторларының төрле музыка дөньясына чумарга Татарстан Республикасы Милли китапханәсе материаллары да зур уңыш белән ярдәм итте. Тәрбияләнүчеләр композиторлар турында әңгәмәдә актив катнаштылар, таныш образларны танып- белделәр, композиторларның тормышы һәм аларның иҗаты мәсьәләләре белән кызыксындылар.
«Композиторлар-балаларга» видео-рефератын карау дәреснең нәтиҗәсе булды, Татарстан композиторлары турында белемнәрне гомумиләштерде, үсеп килүче буынның гражданлык һәм патриотизмын, кече һәм зур Ватанга мәхәббәт, мәдәният һәм халыкларның төрлелегенә хөрмәт формалаштыруга ярдәм итте.