«Китапханәгә экскурсия»

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

       Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлия Мифтахова үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә китапханәгә экскурсия оештырдылар. Экскурсия барышында балалар бик теләп кечкенәләр өчен сәнгать әдәбияте стеллажларнын карадылар, китапларның күптөрлелегенә гаҗәпләнделәр. Балалар китапханәче Гарипова Лилиянең китаплар белән ничек дөрес эш итәргә кирәклеге турында сөйләгәнен зур кызыксыну белән тыңладылар. Китапханәгә экскурсия китаплар белән танышу гына түгел иде, ә китапларны даими укуга тарту, үз мәнфәгатьләрен һәм өстенлекләрен ачу чарасы да булды. Экскурсия балалар өчен бик зур тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International