Яр Чаллы шәһәре мэры кунакта
Инвалидлар декадасы кысасында 15нче декабрендә Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды. Ул учреждениенең бүлмәләрен карап чыкты һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләүнең заманча алымнары белән танышты.
Наил Мәһдиев үзәк коллективы белән аралашты һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде: "Биредә ата-аналар, педагоглар, табиблар һәм балалар тормышта үз урыннарын табарга һәм физик авырлыкларны җиңәргә тырышалар. Әлеге эшнең уңай нәтиҗәләрен күрүегезне телим!» – диде мэр һәм үзәккә һава зарарсызландыргыч рецикуляторлар бүләк итте.
Тернәкләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре өчен «Яңа ел тылсымы» дигән яңа ел бәйрәме оештырылды. Балалар Кыш бабай өчен шигырьләр сойлэделэр. Һәркем Мэр кулыннан татлы бүләк алды.