Янгын сүндерү

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

2020 елның 11 декабрендә янгын күзәтчелеге хезмәткәре Ризванова З.Т. һәм социаль эш буенча белгеч Гареева О.В. тарафыннан газ плитәләренә техник хезмәт күрсәтү, янгын турында автомат рәвештә хәбәр итүче җиһазларның, электр үткәргеченең торышын тикшерү максатыннан, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне ведомствоара тикшерү  үткәрелде.

        Рейд барышында гаиләләр белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрелде, янгын сүндерү датчикларын эксплуатацияләү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлекләр бирелде. Шулай ук көнкүрештә газ һәм электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында аңлатылды.  Әңгәмә барышында хезмәткәрләр янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, ничек эшләргә һәм кая шалтыратырга кирәклеген искә төшерделәр, шулай ук торак йортларда янгын килеп чыгуның төп сәбәпләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International