2020 елның 13декабрендә Балтач районының Смәел авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гиматдинова Гизатбану Зариф кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, халыкка социаль хезмәт күрсәту үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Юсупов, җаваплылыгы чикләнгән «Смәел»җәмгыятенең баш икътисадчысы Розалия Фазуляновалар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Гизатбану Зариф кызы озак еллар колхозда эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган. Хәзерге вакытта улы гаиләсендә яши, биш бала тәрбияләп үстергәннәр, унбер оныгы һәм унбер оныкчыгы бар.