2020 елның 22 декабрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында тәрбияче Эзекова Э.Р.“Кышкы композиция” темасына иҗат сәгате үткәрде. Максат: кәгазьдән күләмле аппликация ясау. Бурычлар: Сөйләм телен үстерү, кул бармакларының моторикасын ныгыту. Кагазьне тигез итеп бөкләү күнекмәләрен ныгыту. Пөхтәлек тәрбияләү. Кыш- ул елның иң матур фасылы. Бөтен җиргә тәнкә карлар сибелгән, агачлар ап-ак чикмән кигәннәр, аяк астында кар бөртекләре шыгыр-шыгыр киләләр. Ай яктысында урамга чыксаң сихри җемелдәүләре белән куңелне әсир итәләр. Буген безнең балалар да шушы матурлыкны үз куллары белән төсле кәгазьләрдән ясадылар.Тәрбияче апалары балаларны мактады. Бугенге иҗат сәгате барысына да бик ошады.