ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 23 декабрендә Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» приютында тәрбияче Шатков Алексей Александрович 6 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «Физик һәм акыл хезмәте һөнәрләре»дигән тәрбия дәресе үткәрде.

Максат һәм бурычлар:

- Балаларны хәзерге дөньяда физик һәм акыл хезмәет һөнәрләренең күптөрлелеге белән таныштыру;

-  Тәрбияләнүчеләрдә хезмәткә хөрмәт тәрбияләү;

- Балаларның җәмгыять тормышында хезмәтнең әһәмияте турында күзаллауларын киңәйтергә;

- Хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатларга уңай әхлакый бәя бирүгә ярдәм итәргә.

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучыларга гәҗит торбачыклардан  үреп чыршы ясу буенча мастер-класс үткәрде.

Социаль патронажлау кысаларында 23 нче декабрь көнне Яңа ел алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән йорт ишегалдында Яңа ел тамашасы оештырдылар. Әлеге күңелле бәйрәм Зәй шәһәренең үзәк өлешендә яшәүче, ведомствоара социаль патронатта торучы, социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен оештырылды.


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 24 декабрь Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты урта төркемдә  « Яңа ел бәйрәме » үткәрелде

Яңа ел бәйрәме – ел буена  хәрбер йөртта көтеп алынган, үзгәрешләр,өметләр баглый торган, хыялларны чынга ашыра торган  матур бәйрәм. 2020 елның 24 декабрендә, Яңа Чишмә районы «Кайгырту» үзәге белгечләре, Яңа Чишмә гимназия укытучылары белән, күпбалалы, һәм авыр тормышта яшәүче гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен «Әкиятләр иленә Яңа ел сәяхәте» дигән бәйрәм оештырдылар. 

2020 нче елның 24 декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының “Шәфкатьлек “ бүлегендә "Тылсымлы бәйрәм Яңа ел!" балы үткәрелде.

      22.12.2020 «Кайгырту» приютында Зверева Е.Г. 9 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Бу шырпы - зур түгел» дигән танып белү дәресе үткәрде.

Максат: балаларны янгын чыгу төшенчәсе һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Бурычлар:

балаларда үзлегеннән файдаланырга ярамый торган янгын куркынычы булган предметлар турында күзаллауны формалаштырырга;

ут кешегә файда гына түгел, зарар да китерә дигән күзаллау бирергә, ут куркынычы хисе формалаштырырга;

 кешегә янгынны сүндерергә ярдәм итүче янгын сүндерүче һөнәре һәм техникасы турында балаларның белемнәрен ныгытырга;

янгын чыгу сәбәпләре турында балаларның белемнәрен тирәнәйтергә һәм системага салырга; «01» номеры белән балаларны таныштырырга;

янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында балаларның белемнәрен ныгытырга.

   "Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә «Хатирәләр терапиясе» технологиясен актив кулланалар,аның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең тормыш тәҗрибәсен лаеклы бәяләү, тормыш дәвамында тупланган белемнәрен аңлау.

      Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  көндезге булу бүлегенең хезмәт буенча инструкторы Сафия Ганиева социаль хезмәт алучылар өчен  чыршы уенчыклары ясу буенча  мастер- класс үткәрде. 

2020 елның 22декабрендә Балтач районының Шубан авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Садыйкова Фәүзия Мөҗип кызы  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, халыкка социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Шубан авыл  җирлеге башлыгы Раиф Мөҗипов, җаваплылыгы чикләнгән «Алга” җәмгыятенең баш икътисадчысы Фәнил Ибениевлар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International