“Дуслык” боткасы

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

“Дуслык” боткасы

 

Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү   үзәгендә көнкүреш күнекмәләрен үстерү һәм ныгыту өчен социаль-көнкүреш адаптациясе бүлмәсе булдырылды. Алынган күнекмәләр инвалид балаларга үзләрен ышанычлырак һәм олы тормышта мөстәкыйль хис итәргә ярдәм итәчәк.

23 нче декабрь көнне балалар тәрбияче Полуэктова Л.В. белән бергә социаль-көнкүреш ориентациясе буенча ачык дәрестә үзләренең осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Артемий «Шеф-повар» ның төгәл җитәкчелеге астында тернәкләнүчеләр тәмле «дуслык» боткасы әзерләделәр. Һәркемнең шөгыле бар иде: кемдер ярмаларның чисталыгы өчен, кемдер өстәлне сервировкалау өчен җавап бирде, Алия ботканың янмавын күзәтте. «Шеф-повар» Артемий  ботканын тәмен татыганнан соң,   балалар үзләре пешергән ботканы рәхәтләнеп ашадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International