«Хыял» приютында «Чикләрсез игелек» проекты кысаларында мастер-класслар узды

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Аксубай районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класслар узды. Иҗади чаралар «Чикләрсез игелек» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды, аның җитәкчесе – «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте «көмеш» волонтеры Х. У. Халитова.

Шулай итеп, 8-10 яшьлек балалар күбәләк корты аппликациясе, ә өлкәнрәкләр кәгазь салфеткалардан чәчәкләр ясадылар. Башка бер мастер-классы барышында 13-15 яшьлек балалар уникаль курчаклар ясадылар, алар өчен кием-салым модельләштерделәр.

Балаларны социаль адаптацияләүгә, аларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән уртак эшчәнлек аларның психоэмоциональ торышына уңай йогынты ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International