«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гөлия Мифтахова һәм Әлфия Петрова Кукмара Волонтерлары белән берлектә «Ышаныч телефоны синең дустың» дигән акция уздырдылар.
Акция балалар арасында ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлтелгән иде. Сер түгел, бәхет һәм уңыш белән беррәттән, тормышта күңелсезлекләр, конфликтлар, аңлашылмаучанлыклар да була. Күп кенә балалар проблемаларын хәл итәр өчен кайдан ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнлеген белмиләр. Акция барышында волонтерлар белән белгечләр Кукмара шәһәре урамнарында ышаныч телефоны номеры язылган буклетлар тараттылар, балаларга психологик ярдәм төре буларак ышаныч телефоны барлыкка килү, хезмәтнең үзенчәлекләре турында хәбәр иттеләр, балалар телефонга мөрәҗәгать итә ала торган ситуацияләрне аңлаттылар.