"Социаль ярдәм" проекты кысаларында, сенсор бүлмәсендә дәрес.

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 22 декабрендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл «Социаль ярдәм» проекты кысаларында сенсор бүлмәсендә дәрес үткәрде.

Әлеге дәреснең максаты: эмоциональ халәтне яхшырту, үз-үзеңә ышаныч арттыру, коммуникатив сәләтләрне үстерү, танып-белү өлкәсен үстерү.

Балалар «Пирамида», «Матрешка җый», «Манара төзе», «Вкладышлар» һ. б. җиһазларын кулланып күнегүләр ясадылар.

Сенсор бүлмәсенең уңайлы халәте куелган максатларга ирешергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International