Яңа ел бәйрәме

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәмдә һәркем әкияткә ышана, үзенчәлекле, серле, шаккатыргыч һәм, һичшиксез, онытылмас атмосферага чума ала. Бу бәйрәм һәркем өчен мөһим. Яңа ел алдыннан Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яңа ел тамашасы узды. Бәйрәмдә балалар әкиятләр дөньясына, көтелмәгән маҗаралар, Яңа ел җырлары, әйлән-бәйлән, бию, уеннар, конкурслар һәм сюрпризлар дөньясына чумдылар. Ә иң мөһиме-балаларның теләкләре һәм хыяллары үтәлде. Спонсорлар һәм хәйриячеләр ярдәме белән приютта тәрбияләнүчеләр бүләкләр алдылар, алар Кыш Бабайга хатларда җибәрелгән иде. Бәйрәм елмаюлар, балалар көлүе һәм күтәренке кәеф белән тулы иде. Балаларның күзләре балкып торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International