Яңа ел ишек шакый!

2020 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

        Татарстан Республикасы, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлый! Сезгә киләсе яңа елда шатлыклы вакыйгалар, якты очрашулар, игелекле, җылы һәм шатлыклы көннәр телибез.

        ТР Дәүләт Советы депутаты А.И. Җиһаншин, «Альпари» хәйрия фонды, ярдәме белән, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлек белгечләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Кыш бабай белән Кар кызы барлык гаиләләргә нык сәламәтлек тели һәм спонсорларга игелекле гамәлләре өчен зур рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International