Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-= интернатында «Саф һавада сәламәтлек сәгате» исемле куңел ачу чарасы

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Декабрь ае балаларның иң яраткан бәйрәмнәрен ,“Яңа ел” бәйрәмен алып килүче ай. Безнең балалар йортына да Кыш бабай белән Кар кызы килде. Алар балаларга тау шуарга чаналар һәм бик күп бүләкләр алып килделәр.    

  2020 елның 30 декабрь көнне, балаларның сәламәтлекләрен арттыру һәм ныгыту максатыннан, тәрбияче Әскәрова Миләүшә җитәкчелегендә “Саф һавада сәламәтлек сәгате” үткәрелде. Балалар Кыш бабай алып килгән чаналарда шудылар. Төрле уеннар уйнадылар. Зур чыршы янында биеделәр, җырладылар. Аларның битләрендә алсулык,йөзләреннән чиксез елмаю чаткылары бөркелә.

 Бу чара балаларны бер-берсе белән аралашырга, дуслык тәрбияләргә өйрәтә. Чарадан балалар һәм тәрбияче апалары зур кәнагәтьлелек һәм күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International