"Яңа ел чыршысы янында уеннар"

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

“Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен

"Яңа ел чыршысы янында уеннар"  исеме астында  яңа ел тамашасы уздырылды.

 

 Әлеге чарага кыш бабай белән кар кызы да килделәр. Алар, биредә сәламәтлекләрен ныгытучыларны төрле конкурсларда, уеннарда, җыр – биюгә булган сәләтләрен  сынап карадылар һәм әлбәттә инде күчтәнәчләр дә өләштеләр.

Чара ахырында лотерея билетлары уйнатылды һәм  һәрбер кеше әлеге тамашадан күтәренке кәеф, бүләкләр  белән таралышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International