2020 нче елның 31 нче декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында тәрбияче Шәрипова Г.М. тарафыннан,«Әкияти Яңа ел киче» үткәрелде. Максатлары: -бәйрәмнән балаларда шат кәеф калдыру; - коммуникатив күнекмәләрен, күзаллау һәм хыялыйлыкларын үстерү: -балаларның иҗади сәләтларен үстерү; -дустанә һәм бер-береңә ярдәм итү хисләре булдыру; - уңай-хисчән халәт, кызыксынуларын булдыру. Барыбыз да могҗизага ышана. Һәрберебез, Яңа ел дип аталучы, гаҗәеп бәйрәмне ярата. Яңа ел киче ул- иң көтелмәгән, иң әкияти, иң могҗизалы кич. Без дә балалар белән яңа ел алдыннан, яңа ел киче үткәрергә булдык. Балалар белән күптөрле уеннар уйнадык. «Аерманы тап», «Чыршы уенчыклары» дип аталганнары, аеруча дә ошады. Сихри әкиятләр укыдык, бер-берләренә балалар бүләкләр бирделәр. Балалар чын күңелдән күңел ачтылар һәм бик тә канәгать калдылар.