2021-нче елның 3-нче гыйнварында ДКО “Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты” тәрбияче Дәүләтҗанов А.Ю. инициативасы белән саф һавада «Кышкы әкият» уен программасы үткәрелде.
Максат һәм бурычлар:
• Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.
• Балаларның хәрәкәт активлыгын арттыру.
• Балаларның физик, әхлакый сыйфатларын үстерү.
• Балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү.
Кыш бик матур һәм күңелле ел фасылы. Кышның бөтен матурлыгын күрү өчен без «Кышкы әкият»кә юл тоттык.
Сәяхәт вакытында балаларга табышмакларга җавап бирергә, "Кар бөртекләре", "Кем тизрәк", "Чаналар" кебек уеннар рәвешендә сынаулар узарга туры килде.
Уен программасы балаларга вакытны актив һәм файдалы итеп үткәрергә ярдәм итте. Барысы да җитезлек, тизлек һәм зирәклек күрсәттеләр.