«Висло-Одер операциясе»

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 12 балигъ булмаган бала өчен «Висло-Одер операциясе» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: үз Ватаныңның тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.

Дәрес башында белгеч балаларга Бөек Ватан сугышы вакытында Висло-Одер стратегик һөҗүм итү операциясе тарихы турында сөйләде. Катнашучылар бу операция вакытында Польша азат ителә, 35 дошман дивизиясе тар-мар ителә, 150 меңнән артык немец солдаты әсирлеккә алына һәм бу операция кешелекнең хәрби тарихына иң тиз һөҗүм итү буларак кереп кала. 20 тәүлек дәвамында совет гаскәрләре көненә 20-30 километр араны узып китәләр, аннары белгеч катнашучылардан үзләренең туганнары-Бөек Ватан сугышы ветераннары турында сөйләвен сорады.

Дәрес ахырында балалар белән нәтиҗә ясалды - Ватаныбызның тарихын белергә һәм үз солдатларыңың батырлыклары белән горурланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International