Җәлил картлар йортында “Мастерица” түгәрәге

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

«Мастерица» түгәрәгенең программасы картлар йортында яшәүчеләрнең  сәнгать иҗатына актив җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

25 нче гыйнвар көнне Җәлил интернат-йортында социаль хезмәт алучылар тәрбияче Гаязетдинова Р. Р. җитәкчелегендә кул эшләре ясау технологиясен үзләштерделәр.

Максат: декоратив ваза ясау.

 Уртак эш барышында иҗади сәләтләр, хыяллар, композицион осталык, креатив фикерләү, кул бармакларының вак моторикасы үсеш алды, эмоциональ өлкә тотрыкланды.

 Ваза матур килеп чыкты. Барлык катнашучылар да хезмәт нәтиҗәсен күреп шатландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International