2021 елның 25 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә россия студентлары көненә багышланган “Татьяна көне” дигән презентация дәресе узды.
Әлеге дәреснең максаты балаларда рус халкыныж гореф – гадәтләренә һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү. Тәрбиячеләр бу көнне халык сынамышлары, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр. Презентация караганнан соң балалар табышмаклар чиштеләр, шигырҗләр укыдылар. Татьяна исеме искә алынган әсәрләрне искә төшерделәр.
Дәрес азагында балалар үз гореф- гадәтләрен өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.