2021 нче елның 22 нче гыйнвары көнне Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 4 нче социаль участокта «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Римма Борисова 6 балигъ булмаган бала белән «Варшаваны азат итү» дигән профилактик дәрес үткәрде. Максат: үз Ватаның тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәклендерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «Халыкара Интернетсыз көн» дигән темага компьютер классында мастер-класс үткәрде.
Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында 2021 нче елның 19 нчы гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Бакчачылык» хезмәт реабилитациясе кабинеты кысаларында беренче дәрес узды.
«Ариадна җепләре» программасы кысаларында 2021 нче елның 22 нче гыйнвары көнне 19 нчы санлы социаль участогында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева 12 балигъ булмаган бала өчен «Мин – акыллы кеше» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
«Без бергә» клубы эше кысаларында 2021 нче елның 21 нче гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Диләрә Корягина «Без аралашырга өйрәнәбез» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: төркемдә коммуникатив күнекмәләрне үстерү, катнашучылар арасында эмоциональ киеренкелекне төшерү.
Җәлил картлар йортында Бөек Ватан сугышы тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котлау
Балаларның караучысызлыгын кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Төсле куллар» программасы кысаларында 7 бала арасында «Кыш» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: иҗади сәләтләрне һәм вак моториканы үстерү, күзаллауларны киңәйтү һәм пөхтәлекне үстерү.
2021 елның 24 гыйнварында Алексеевскиның «Кайгырту» приютында тәрбияче Маслова Н.В. тәрбияләнүчеләрнең үз-үзеңне тоту культурасы турында белемнәрен киңәйтү максатыннан «Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар» дигән миниатюралар конкурсы үткәрде. Чараның бурычлары- үз-үзеңне тормышка ашырырга, балаларның иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, балаларда танып-белү эшчәнлеген активлаштыру, коллективта эшләү күнекмәләрен үстерү, үзара ярдәмләшү хисе тәрбияләү.
Дәрескә 11 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар җәлеп ителде.
2021 елның 24 гыйнварында «Кайгырту» приютында тәрбияче Якупова В.Т. «дөреслек» төшенчәсенең мәгънәсен ачу максаты белән 9 кешедән торган мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән «Намуслылык-барыннан да элек»темасы буенча әңгәмә үткәрде.
Бурычлар:
- «Намуслылык», «дөреслек» төшенчәләре турында күзаллауны киңәйтергә;
- үз-үзең һәм әйләнә-тирә кешеләр белән намуслы булырга омтылуны үстерергә;
-кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә яхшылык һәм намуслылык тәрбияләргә.
«Янәшәдә булу бәхете» республика программасын тормышка ашыру кысаларында 2021 нче елның 19 нчы гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы йөкле хатын-кызлар өчен психолог Светлана Ежова «Ләкләк көтәбез» клубы утырышында «Йөкле хатын-кызның үз-үзенә мөнәсәбәте» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: аңлы аналыкны формалаштыру.