2021 нче елның 22 нче гыйнвары көнне балигъ булмаганнар арасында эчкечелекне һәм наркоманлыкны кисәтү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова 12 яшүсмер арасында «Гомуми эш» Бөтенроссия проектының «Чижик-пыжик» документаль фильмын карау һәм аның буенча сөйләшү үткәрде. Максат: яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш формалаштыру, эчкечелек проблемаларын төрле яклап карау.
Дәрес башында белгеч яшүсмерләр белән алкогольнең зыяны турында белемнәре белән уртаклашты, әлеге зарарлы продуктны куллануның тулы канлы, сәламәт һәм бәхетле тормыш белән тәңгәл килмәве турында сөйләде. «Чижик – пыжик» фильмы аудиториядә тере реакция тудырды, ә кайбер моментлар балаларны «алкоголь эчемлекләрен куллану кирәкме?» дип уйландырды. Документаль фильм караганнан соң, яшүсмерләргә бу зарарлы гадәткә альтернатива ясарга тәкъдим ителде. Барлык укучылар да спорт белән шөгыльләнүне сайлады.