"Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә табибларның мастер-класслары узды. Ата-аналарга йогышлы һәм салкын тию авыруларын профилактикалауның нәтиҗәле ысуллары турында сөйләделәр. Невролог Әхтәмова Наталья Григорьевна дәвалау гимнастикасы буенча дәрес үткәрде. Табиб контролендә балалар һәм ата-аналар яңа күнегүләр кулланып карадылар.
Шул ук көнне Үзәк хезмәткәрләре өчен җыелыш булды. Төп тема короновирус инфекциясенә каршы вакцинация булды. Тематик буклетлар тернәкләндерү үзәгенә килүчеләр арасында таратылды.