ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә яңадан килгән социаль хезмәт алучыларга социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтү кысаларында «Интернет-мошенниклардан ничек сакланырга» дигән темага видеомарафон узды.

31.01.2021 елда Алексеевскиның «Кайгырту» приютында тәрбияче Корнева Н.О. тәрбияләнүчеләрне халык кәсебе - филимон уенчыгы, аның характерлы үзенчәлекләре белән таныштыру; күзаллау һәм иҗат үсеше; халык иҗатына кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү максатында.мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Филимон уенчыгы» исемле иҗади дәрес үткәрде.

Дәрестә 7 бала катнашты.

30.01.2021г ел «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н. И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кыш эзләре буйлап» танып-белү уены үткәрде.  Уенның максаты: балаларның кыш турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм системалаштыру, сорауларга җавап бирергә, балалар сүзлеген активлаштырырга, текстны сөйләргә өйрәтү. Балаларда табигатьтәге сезонлы үзгәрешләргә кызыксыну тәрбияләү.Дәрестә 7 кеше катнашты.

2021 елның 30 гыйнваренда Балтач районының Норма  авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гарипова Мөнҗия  Гариф кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Кыш безгә саф һавада вакыт үткәрү өчен күңелле һәм файдалы мөмкинлек бирә. Әкият урманына гаилә чаңгы йөрүен Токмачевның «Радуга» комплекслы үзәге гаиләсенә һәм балаларына социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Марина һәм Кирдина Светлана оештырды.

Фаррахова Тэксимә Галимҗан кызы 1926 елның 6 декабрендә Баулы районының Татар Кандызы авылында туа. ​


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

    2021 елның 28 гыйнваренда Балтач җирлегендә  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәкимҗанова Рәхимә Газизулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балаларны чын театрга алып бару мөмкинлеге булмаса, театр сезгә кунакка килә ала. 29 гыйнварда Арча «Өмет чаткысы» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Гүзәлия Гыйльфанова, музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева, белгечләр Ләйлә Нуриәхмәтова һәм Гөлнара Салихҗанова җитәкчелегендә бер бүлмә курчак театры тамаша залына әйләнде

"Әни әлифбасы" клубы кысаларында, балаларны социальләштерү һәм адаптацияләүгә юнәлдерелгән "Рәхәт" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы тарафыннан "Кошлар"дәресе үткәрелде.

21 гыйнвар көнне «Исток-Башлангыч»  Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә медиабәйлелекне профилактилау буенча чара узды. Аның  максаты медиакуллану культурасын формалаштыру. Анда 12 балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты. Дәрес барышында белгеч Интернет-ресурслардан файдалану кагыйдәләре турында мәгълүмат бирде һәм Интернет челтәрендә эшләгәндә барлыкка килгән ситуациядә катнашучылар белән фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International