"Әни әлифбасы " клубы дәресе

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

"Әни әлифбасы" клубы кысаларында, балаларны социальләштерү һәм адаптацияләүгә юнәлдерелгән "Рәхәт" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы тарафыннан "Кошлар"дәресе үткәрелде. Аның барышында балалар кошлар турында белемнәрен киңәйтеп кенә калмадылар, әлеге тема буенча сүзлекне дә баеттылар, төс, геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыттылар, ябыштыру һәм әвәләп ясау күнекмәләрен дә камилләштерделәр. Әлеге дәрес шулай ук фикерләү, вак моторика, ишетү һәм күрү сәләтен үстерүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International