Танып-белү уены "Кыш эзләре буйлап». Алексеевск районы, "Кайгырту"» приюты.

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

30.01.2021г ел «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н. И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кыш эзләре буйлап» танып-белү уены үткәрде.  Уенның максаты: балаларның кыш турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм системалаштыру, сорауларга җавап бирергә, балалар сүзлеген активлаштырырга, текстны сөйләргә өйрәтү. Балаларда табигатьтәге сезонлы үзгәрешләргә кызыксыну тәрбияләү.Дәрестә 7 кеше катнашты.

     Балалар тәрбияче белән  урманга барганда,  тылсымлы ташлар ярдәмендә елга аша чыктылар, кыш билгеләрен атадылар һәм елгага ташлар салдылар. Аннары рәсемнәр ясалган тылсымлы боз кисәкләре таптылар. Алар арасыннан балалар кыш белән бәйле булган рәсемнәрне генә  сайладылар.  «Хатаны төзәт» дидактик уенын уйнадылар, минемотаблицалар буенча хикәяләр төзеделәр.

    Балалар вакытны күңелле үткәрделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International