2021 елның 28 гыйнваренда Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәкимҗанова Рәхимә Газизулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, район архив бүлеге башлыгы Рузилә Ильясовалар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, архив бүлеге һәм Балтач шәһәр җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Рәхимә Хәкимҗанова озак еллар Балтач район архив бүлегендә эшләгән. Хәзерге вакытта улы гаиләсендә яши, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныгы, җиде оныкчыгы бар.