"Сугышның йөзе хатын - кызныкы түгел...»

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Фаррахова Тэксимә Галимҗан кызы 1926 елның 6 декабрендә Баулы районының Татар Кандызы авылында туа. ​

​ ​ ​ ​ ​ Сугыш башланганда аңа 15 яшь була. ​ Ир-атларны фронтка алалар. Тәксимә Галимҗановна, авыл халкы кебек үк, Горький шәһәренә торф чыгарырга җибәрелә.

​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ - Яз иде инде һәм күп кенә районнар язгы юлсызлыкка сылталды, әмма элеге сэбэп белән кешеләрне торф эшкәртүгә җибәрү белән тоткарлыкны акларга ярамый иде. Ул вакытта торф предприятиеләр өчен бик күп кирәк иде, - дип искә ала Тәксимә Галимҗановна.​ Барысы белән бергә ул баракта яши, иртәнге 6да аларны эшкә алып китәләр. Тәксимә Галимҗан кызы өч ел яшәгәннән соң туган авылына Татар Кандызына кайта. Әтисе фронттан кайткач, бик шатланалар.

​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ Тәксимә Галимҗан кызы авыр физик хезмәттән курыкмый, совхозга төрле эшләр эшли.

​ ​ ​ ​ ​ 1953 елда кияүгә чыга һәм ире белән өч бала тәрбияләп үстерә. Ул бик күп мактау грамоталары һәм юбилей медальләре белән бүләкләнде.

​ ​ ​ ​ Бүгенге көндә Тәксимә Галимҗан кызы улы һәм килене белән бергә яши, анда кайгыртучанлык һәм мәхәббәт белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International