Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яңадан килгән социаль хезмәт алучыларга социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтү кысаларында «Интернет-мошенниклардан ничек сакланырга» дигән темага видеомарафон узды.
Чараның максаты: социаль челтәрләрдә аеруча киң таралган мошенник схемалары турында мәгълүмат бирү һәм социаль хезмәт алучыларның белемен арттыру иде.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар түбәндәге видео-роликларны карадылар: «Алдау технологияләре» - Интеренетта иң оста алдау ысуллары турында сөйлибез, «Сак булыгыз, мошенниклар!», «Интеренетта мошенниклык», ТОП - 5 яңа схема», «Коронавирус чорындагы мошенниклык», «Интернет мошенникларыннан үзеңне ничек сакларга». Алар дистанцион юл белән, шул исәптән кәрәзле элемтә чаралары һәм Интернет челтәре ярдәмендә башкарылган алдалауларның киң таралган төрләре турында белделәр. Бу видео-роликлар катнашучыларга мондый алдауларның корбаннары ешрак артык ышанучан өлкән гражданнар булуын искә төшерделәр һәм алардан саклану ысулларын җентекләп аңлаттылар.
Үткәрелгән чара кирәкле һәм файдалы булды, ә алынган мәгълүмат социаль хезмәт алучыларга тормышта куркынычсыз карарлар кабул итәргә һәм телефон, Интернет мошенниклыгын булдырмаска ярдәм итәр.
Чарада утыз биш кеше катнашты.