ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

2021 нче елның 2 нче феврале көнне «Әни+бәби» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина 5 бала һәм аларның ата-аналары арасында «Өй хайваннары» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: йорт хайваннары турында белемнәрне киңәйтү.

Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Үзгәрешләр җиле» клубында закон белән каршылыклары булган 5 балигъ булмаган бала өчен «Андрей Сахаров-заман кешесе» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: академикның биографиясе һәм фәнни ачышлары белән таныштыру, шәхес һәм үз иленең лаеклы гражданы булу өчен кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген билгеләү. Бөек кешеләргә карата патриотизм һәм хөрмәт тәрбияләү.

2 февральдә, Хәрби Дан көнендә, "Тёплый дом" приютында  Бөек Ватан сугышының иң мөһим бәрелешләренең  берсе – Сталинград өчен керәшкә  багышланган дәрес үткәрелде.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре "Арт-терапия» программасы буенча балигъ булмаганнар белән дәресләр үткәрәләр.

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина 10 нчы санлы социаль участокта яшүсмерләр белән берлектә «Бу блокадалы Ленинград» дигән чара уздырды. Максаты: 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокадасының авыр тормышы белән таныштыру, ватанпәрвәрлек һәм үз халкыңа карата горурлык хисе тәрбияләү.

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт  алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Өлкән буын» федераль проекты кысаларындагы «Демография» милли проектына нигезләнеп «Вак моториканы үстерү» дигән темага чара үткәрде.

2021 нче елның 27 нче гыйнвары көнне 13 нче санлы социаль участогында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 8 балигъ булмаган бала арасында «Нәтиҗәле хезмәттәшлек» социаль технологиясе кысаларында «Танышу» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: дөрес танышу күнекмәләрен үстерү.

«Куклотерапия» технологиясе кысаларында ГАУСОда « Баулы йорты - интернат» («Кукла-мотанка на здоровье») социаль хезмәтләр алучылар белән мастер-класс үткәрделәр.


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән муниципаль районындагы «Рәхәт «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә COVID-19 яңа короновирус йогышын профилактикалау максаты белән вакцинация турында мәгълүмати-аңлату эше үткәрелде.

2021 елның 1 февралендә Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Инза Калугина "Экиятләр остасы. 50 сюжет-тормыш, кешеләр, үз-үзе турында уйлануларга ярдәм итү" дип исемлэнгэн темага  индивидуаль занятие уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International