«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Вак моториканы үстерү» дигән темага чара

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт  алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Өлкән буын» федераль проекты кысаларындагы «Демография» милли проектына нигезләнеп «Вак моториканы үстерү» дигән темага чара үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның кул бармакларының  вак моторикасын үстерү, хәтер һәм игътибарны яхшырту.

Өлкән яшьтә вак моториканың тренировкасы сөйләм функциясен торгызырга ярдәм итә (вакытлыча югалган очракта, мәсәлән, инсульт аркасында), өстәвенә, ул хәтернең яхшы тренировка күнегүләре булып тора, игътибарны яхшырта, карашны үстерә, аяк-кул эшен торгызырга ярдәм итә.

Чара вак моторика төшенчәләре һәм аны өй шартларында үстерү турында фикер алышудан башланды. Кул бармакларының вак моторикасын үстерү буенча «Үтүккәй», «Ут табу», «Тау», «Вертолет», «Пианино», «Күтәрү краны», «Эстафета» күнегүләре үткәрелде.

Социаль хезмәт алучылар күнегүләрне актив башкардылар. Башкарылган күнегүләрдән соң, катнашучылар күнегүләрне даими рәвештә башкарсаң, кул бармакларының вак моторикасы гына түгел, игътибар, хәтер, координацияләү һәм сөйләм дә яхшырачак, дип билгеләп үттеләр.

Чарада алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International