«Нәтиҗәле хезмәттәшлек»

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

2021 нче елның 27 нче гыйнвары көнне 13 нче санлы социаль участогында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 8 балигъ булмаган бала арасында «Нәтиҗәле хезмәттәшлек» социаль технологиясе кысаларында «Танышу» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: дөрес танышу күнекмәләрен үстерү.

Башта балаларны якынаюга һәм күңелсезлектән арындыруга юнәлдерелгән, шулай ук аларны активлаштыру өчен белгеч «Исемнәр-сыйфат» уен – активаторын тәкъдим итте. Һәр катнашучы үзенең исемен һәм сыйфатын атады. Шулай ук катнашучылар исемнәренең нәрсә аңлатуы һәм аларга туры килү-килмәве турында уртаклаштылар. “Уртак эзләү” уенында төркем башта парларга нинди дә булса уртак билге эзләде, аннары парлар шул билге белән дүртлеккә берләште. Соңыннан белгеч катнашучыларны төркемдә эшләү кагыйдәләре белән таныштырды: ихлас сөйләгез; мөрәҗәгать итүчегә карап сөйләшегез; чит кешенең фикерен хөрмәт итегез; яхшы тыңлаучы булыгыз һ.б. Киңәш ителми: бер-береңне бүлдерергә; игътибарсыз булырга; янарга; тәнкыйтьләргә; соңга калырга. Бу кагыйдәләр төркем эшендә катнашучылар өчен мәҗбүри булып торачаклар. Шуннан соң «минем кәефем» күнегүе үткәрелде. Балалар башта үзләренең кәефләрен нинди дә булса төс яки хайваннар белән чагыштырып, нинди дә булса төсле гаммада биреп, соңыннан башка катнашучылар чыгыш ясаучының рәсемендә күргәннәрен аңларга һәм сөйләргә тырышты. Балалар нәтиҗә ясадылар: кешеләр төрле-төрле булсалар да, нигәдер алар охшаш.

Дәрес чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International