ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

2  февраль конне  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе « Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында» шәфкать туташы Хасбиева Гөлназ " Коронавирус һәм ОРВИ турында без нәрсә белергә тиеш?" дигән темага лекция үткәрде.

 

Коронавирус һәм ОРВИдан саклануның төп кагыйдәләре:

1. Кулларны ешрак сабын белән юу. Кулларны  юу-   грипп һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауның мөһим чарасы. Кулларны  сабын  белән  юу вирусларны  утеру  чарасы булып  тора

 2. Уз-ара  дистанцияне  сакларга  кирэк

3. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару. Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттыра

4. Сулыш органнарын медицина битлеге ярдәмендә сакларга  кирәк, алар ярдәмендә вирус таралу чикләнә.

5. Коронавируска  каршы  вакцинация    профилактиканын  башка  чаралары  арасында  мохим  урын  алып  тора                

Коронавирус һәм ОРВИ турында лекция үткәргән вакытта яшәүчеләргә истәлекле буклетлар таратылды " Коронавирус-без аның турында нәрсә белергә тиеш? »

     Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова балаларга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Блокадалы Ленинград балалары» дигән чара үткәрде. Дәрестә 19 балигъ булмаган бала катнашты. Максат: балаларда патриотизм, үз илең һәм халкың өчен горурлык хисе тәрбияләү.

2021 нче елның 2 нче феврале көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында «Көнкүреш әйберләре ясау» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: көнкүреш әйберләре әзерләү.

 «Изгелек»  инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  врач-терапевт    Галина Гиматдинова  социаль  хезмәт  алучылар өчен «Бөтендөнья яман шеш белән көрәшү көне» дигән темага лекция укыды.

     02.02.2021. «Кайгырту» приютында тәрбияче Зверева Е.Г. 7 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Таныш булыгыз, витаминнар»дигән сәламәт яшәү рәвеше буенча уен дәресе үткәрде.

 Максат: балаларны "А", "В" һәм "С" төп витаминнары белән таныштыру, алар нинди продуктларда була, кеше сәламәтлеге өчен нинди роль уйный.

Бурычлар: балаларга кеше организмы өчен яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдасы турында күзаллау бирү. Табышмакларны чишә белүне ныгыту. Игътибарны, фикерләүне, хәтерне, күзаллауны, хәрәкәтләр яраштыруны үстерү.


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

2 февраль көнне Бөгелмә «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «кышлаучы кошлар»дигән викторина уздырылды.

2021 елның  2 февралендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен “Татарстан халыклары мәдәнияте һәм гореф- гадәтләре” дигән информацион дәрес узды.

Тукай   районының  картлар  һәм   инвалидлар    интернат-йортында Тарихи сәгатъ «Рәсәйдә хәрби дан көне. Сталинградта 200 көн батырлык һәм ныклык»

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсэту үзәге белгечлэре тарафыннан «Төрле төстәге балачак» дигән китап күргәзмәсе оештырылган,
туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган

«Үзгәрешләр җиле» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова тарафыннан закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр арасында «Гаиләдә һәм мәктәптә көч куллану» курсыннан «Уртак тел табу» дигән дәрес уздырды. Максат: төркем мәсьәләләрен хәл иткәндә нәтиҗәле үз-үзеңне тотуга өйрәтү, дөрес һәм дөрес булмаган аралашу күнекмәләрен ныгыту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International