Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән муниципаль районындагы «Рәхәт «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә COVID-19 яңа короновирус йогышын профилактикалау максаты белән вакцинация турында мәгълүмати-аңлату эше үткәрелде.
Яшел Үзән үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Хухрина Анна Александровна социаль хезмәткәрләргә прививканы үткәрү кирәклеге, аңа каршы күрсәткечләр булу турында мәгълүмат бирде, шулай ук аудиториянең сорауларына җавап бирде.