Хәрби дан көне.

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

2 февральдә, Хәрби Дан көнендә, "Тёплый дом" приютында  Бөек Ватан сугышының иң мөһим бәрелешләренең  берсе – Сталинград өчен керәшкә  багышланган дәрес үткәрелде. Укучылар Сталинград сугышы 200 көн һәм төн дәвам иткәнен, Мамаев Курганның мөһим биеклек икәнен  белделәр. Шул сугышта катнашып батырлык курсткән В.Зайцевны, М.Паникаханы, А.Поповны, М.Путиловны, Я. Павловны һәм башкаларны искә алдык. Олы сыйныф укучылары белән берлектә әзерләнгән компьютер презентациясе совет халкының фашизмга каршы көрәштә батырлыгын  тагын да яктырак күрсәтергә мөмкинлек бирде. Бу чара балаларда патриотизм һәм үз Ватаны өчен горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International