Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова балаларга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Блокадалы Ленинград балалары» дигән чара үткәрде. Дәрестә 19 балигъ булмаган бала катнашты. Максат: балаларда патриотизм, үз илең һәм халкың өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Белгеч, күрсәтмә материал кулланып, балаларга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград шәһәрендәге блокада тормышының куркыныч көннәре турында сөйләде. Башта бөтен гаиләсе һәлак булган, ә соңыннан үзе дә якты дөньядан киткән Таня Савичева турындагы хикәя балаларның күңел кылларын тибрәтте. Болар барысы да үз гомеренең соңгы көненә кадәр алып барган көндәлегеннән билгеле була. Малайлар һәм кызлар янгыннарны сүндерәләр, төннәрен күзәтү каланчаларында кизү торалар. Кечкенәрәк булганнар ипи артыннан чиратта тора торган булалар. Балалар, салкынга карамастан, Невада бәке ясап чиләк белән су ташыйлар. Игелекле балалар сохари кисәкләрен кесәләрендә яшерәләр һәм сеңелләрен һәм абыйларын ашата торган булалар. Алар, үз чиратында, үзләреннән дә кечкенәрәк булганнарны ашатырга тырышалар. Фашистларның хәрби машинасы беркемне дә аямый. Ленинградның кечкенә балалары, өлкәннәр белән беррәттән тоткынлыкта булалар. Ләкин нәкъ менә балалар шәһәр халкын берләштереп, бернигә дә карамастан, эшләргә һәм сугышырга көч бирәләр. Чөнки туган шәһәрне азат итү генә үсеп килүче буынны үлемнән саклап кала ала иде. Белгечнең бу сөйләве балаларда онытылмас тәэсир калдырды.
Дәрес ахырында балалар аны саклап калган Ленинград халкын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.