02.02.2021. «Кайгырту» приютында тәрбияче Зверева Е.Г. 7 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Таныш булыгыз, витаминнар»дигән сәламәт яшәү рәвеше буенча уен дәресе үткәрде.
Максат: балаларны "А", "В" һәм "С" төп витаминнары белән таныштыру, алар нинди продуктларда була, кеше сәламәтлеге өчен нинди роль уйный.
Бурычлар: балаларга кеше организмы өчен яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдасы турында күзаллау бирү. Табышмакларны чишә белүне ныгыту. Игътибарны, фикерләүне, хәтерне, күзаллауны, хәрәкәтләр яраштыруны үстерү.
Дәрес вакытында мәктәпкәчә яшьтәге балалар, алар өчен уңайлы уен формасында, витаминнар, аларның кеше сәламәтлеге өчен файдасы турында белделәр. Балалар яшелчә һәм җиләк-җимеш турында табышмаклар чиштеләр, файдалы продуктлар турында кызыксынып, рәсемнәр карадылар. Балалар рәхәтләнеп “Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кәрзиннәргә таратып сал” уенын уйнадылар, шул вакытта үзләренең җитезлекләрен, игътибарларын һәм хәтерләрен күрсәттеләр.
Ә дәрес«А» витамины - үсеш витамины булган тәмле кишер белән сыйланудан тәмамланды.