2021 елның 2 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен “Татарстан халыклары мәдәнияте һәм гореф- гадәтләре” дигән информацион дәрес узды.
Дәреснең максаты, балаларны татар халкының тарихы һәм көнкүреше белән таныштыру. Бу дәреснең темасы актуалҗ, чөнки хәзерге вакытта онытылган халык традицияләре, гореф- гадәтләре яңадан торгызыла. Дәрес барышында балалар татар халкының , милли ашларның үзенчәлекләре, “Сабантуй” кебек бәйрәмнәр турында белделәр. Видео материалдан татар орнаменты бизәкләре тарафыннан язылган матур милли костюмнарны күрделәр, РФ территориясендә татарларның географик урнашулары һәм яшәеше белән таныштырдылар. Балаларга милли орнамент элементлары булган”Тәлинкә” рәсемен ясарга мөмкинлек бирелде.
Әлеге дәрес үз илеңә карата горурлык, хөрмәт хисен тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.