«Яңарыш» үзәгендә «Кышлаучы кошлар» дигән викторина уздырылды.

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

2 февраль көнне Бөгелмә «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «кышлаучы кошлар»дигән викторина уздырылды.

Балалар безнең шәһәрдә нинди кошлар кышлавы, урамда бик салкын вакытта кошларга ничек ярдәм итә алуыбыз турында искә төшерделәр. "Кышлаучы кошлар" темасы буенча презентация карадылар, кышлаучы кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.

Балалар кошлар исемнәрен яхшырак истә калдырсын өчен, аларга гадәти булмаган табышмаклар чишүдә катнашырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International