Китап-кешенең иң яхшы дусты. Яраткан китап белән очрашу балалар өчен һәрчак бәйрәм. Яхшы китап-ул башка дөньяга тылсымлы портал. Яраткан китап битләрендә безне башка планеталар һәм галәмнәр, сәяхәтләр һәм искиткеч маҗаралар, шулай ук кайчагында үзенне күрергә мөмкин булган геройлар көтә.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсэту үзәге белгечлэре тарафыннан «Төрле төстәге балачак» дигән китап күргәзмәсе оештырылган,
туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган. Күргәзмәдә төрле эчтәлектәге китаплар: повестьлар, хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр. Бу күргәзмә социаль хезмәт алучыларда китап укуга кызыксыну уятырга, аларның «китап» темалары буенча уртак мәнфәгатьләр нигезендә аралашу темаларын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк: яраткан жанрлар, әсәрләрнең яраткан авторлары. Китаплар белән сокланырга гына түгел, аларның эчтәлеген дуслар һәм гаилә белән танышырга да мөмкин.