Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы «Аноним наркоманнар» клубы әгъзалары белән берлектә «Аеклык ноктасы» клубы эше кысаларында «Проектта катнашучылар белән танышу» дигән дәрес үткәрде. Максаты: начар гадәтләрдән арынуның уңай тәҗрибәсе белән уртаклашу.
2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан “Наз” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучылар белән «Как славно ты звенишь, родной язык” дип исемләнгән шигъри кичә уздырылды. Чарада катнашучылар яраткан шагыйрьләренең һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрне укып туган телгә карата ихирамнарын күрсәттеләр.
Социаль хезмәт алучыларга социаль - юридик ярдәм күрсәтү өчен үзәкнең юридик киңәшчесе Тәнзилә Халиуллина онлайн-очрашу оештырды. Инвалидлар һәм пенсионерларның сорауларына җавап бирде, реабилитацияләү, милекне теркәү һәм җир бүлешү белән бәйле проблемалар турында сөйләшенде.
Сталинград янында 200 көн дәвам иткән, тарихта тиңе булмаган сугыш, совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана. Шушы зур тарихи вакыйга уңаеннан “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә «Сталинград – гордая память истории» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды.
Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2020 нче елның 2нче февралендә Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте.
3 февраль көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Флорист һөнәре " дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Чарада балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
2021 елның 2 февралендә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайсин Әмирхан Шәймәрдән улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2021 елның 3 февралендә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче тыл ветераннары, Балтачта яшәүче Тәнзилә Сабировага, Түнтәр авылыннан Әминә Бәйрәмовага, район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин, «Наз» үзәге белгечлэре Лилия Гарипова, Гөлнара Якупова, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.
Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты. «Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көне. Онкологик авыруларны кисәтү яисә куркусыз ничек яшәргә».
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында «Блокадалы икмәк» хәтер акциясе