«Безнең туган тел»

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина Халыкара туган тел көненә багышланган «Безнең туган тел» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес «телләргә» сакчыл караш һәм үз халкың өчен горурлык хисе формалаштыру максатыннан үткәрелде.

Дәрес башында белгеч, катнашучыларны төрле телдә сәламләп, безнең республикада нинди телләр яңгыравы һәм аларның кайсылары дәүләт телләре булуы белән кызыксынды. Шулай ук ул балаларга 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелүе һәм аны безнең җиребездә яшәүче барлык халыклар билгеләп үтүе турында сөйләде.Дәрес кызыклы уеннар белән дәвам итте, алар барышында катнашучылар бирелгән сүзләргә антонимнар эзләделәр, сүзләрне башка телләргә тәрҗемә иттеләр, башка телләрдә язылган кечкенә хикәяләрнең мәгънәсен аңларга тырыштылар. Интеллектуаль ярышлардан соң балалар хәрәкәтле милли уеннарга күчтеләр. Аларга «Чулмэк сату уены», «Түгәрәк буенча тупны җибәрү», «Буш урын» кебек уеннар бик ошады.

Дәрес ахырында балалар «Туган тел» җырын тыңладылар, һәр тел бай һәм матур, аларны яратырга һәм сакларга, үз туган телеңне белергә, үз Ватаныңны һәм халкыңны хөрмәт итәргә кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар.

Әлеге чарада 8 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International