«Тынычлык һәм яхшылык сагында»

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева 21 февраль көнне «Тынычлык һәм яхшылык сагында» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара 21 февраль көнне 19 нчы социаль участокта балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү, Ватанны саклаучылар көненең әһәмиятен аңлау максатыннан үткәрелде.

Очрашу башында катнашучылар белән «Ватан» дигән сүз нәрсәне аңлата, Ватанны саклаучылар булып кемнәр тора ала, якынлашып килүче бәйрәмнең әһәмияте нидә, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы ничек кебек сораулар буенча әңгәмә үткәрделәр. Һәр катнашучы кайчандыр ил сагында торган, үз Ватанын яклаган якыннары турында сөйләде. Алга таба балаларга командаларга бүлешергә һәм дәреснең конкурс өлешенә күчәргә тәкъдим ителде. Катнашучылар тизлектә, җитезлектә, пөхтәлектә ярыштылар, физик сыйфатларын гына түгел, командада эшли белүләрен дә күрсәттеләр.

Дәрес якыннары өчен котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды. Катнашучылар кызыксынып һәм бик рәхәт итеп вакытларын үткәрделәр, нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.

Дәрестә 12 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International